“Татарстан” журналы бездә кунакта
11 октябрь көнне Бигеш авыл китапханәсендә “Татарстан” журналы вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуга шулай ук ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2004), тарих фәннәре докторы, профессор. ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. ТР ФА Археология институтының директор урынбасары Фаяз абый Хуҗин да кайткан иде.