«Гасырлардан килгән хәзинә»
10 октябрь көнне Бигеш мәдәният йортында “Әйлән- бәйлән” район конкурсы булып узды. Сәхнәдә татар халкының җыр-уенлы биюләрен башкардык, такмаклар җырладык, мәкальләр әйтештек. Татар халык иҗатына карата «Гасырлардан килгән хәзинә» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.