«Ничек китап яратырга? »
12 сентябрь Бигеш авыл китапханәсендә :«Ничек китап яратырга?” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәгә кунакка 1 сыйныф укучылары килде. Чара барышында балалар китапханә белән якыннан таныштылар, китапларга күзәтү ясалды, китап укуның файдасы турында сөйләнде. Китапларны дөрес куллану, саклау турында киңәшләр ишеттерелде. Балалар белән уенннар уйнадык, укучылар ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Мәдәни көндәлекләренә китапханәгә килүләре турында тамга ясалды.
Бәйрәм азагында укучылар кәнфитләр белән сыйландылар. Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.