«Россия – минем Ватаным»
22 августта Бигеш авыл китапханәсендә «Россия – минем Ватаным» дип исемләнгән, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган тематик кичә үтте.
Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
Хәзерге көндә дә әләм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче купмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебезне, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә.
Китап укучыларда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә бердәм ниятебез Россия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч булып тора.