шигырь бәйрәме
Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме үтте. Бөек шагыйрьнең авыр тормыш юлын, иҗатын китап укучылар кызыксынып тыңладылар,үзләре дә Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен,җырларын искә төшерделәр. “Халык зур ул,моңлы ул,әдип ул...” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды.