литературный час
21 февраль халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә “Туган телем-назлы гөлем” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарада Г. Тукайның, Р. Миңнуллинның шигырьләре кычкырып укылды. Татар теленә багышланган әйтемнәр, мәкалләр бәйгесендә катнаштылар. “И туган тел и матур тел” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.