Верхне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 36

Митинг

 

8 май көнне Югары Баграж авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. Сарсаз- Баграж мәктәбе укучылары тарафыннан әдәби музыкаль чыгыш ясалды. Авыл җирлеге башлыгы Минеев П.Н. һәм Сарсаз- Баграж мәктәбе директоры Мартемьянов В.И. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында җылы сүзләрен әйттеләр. Зәй башлыгы Каримов Р.Г. исеменнән Зәй шәһәренең “Татмедия – информ” башлыгы Исаков А.К. котлады.