Литературный час
Китапханәдә балалар өчен Г. Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган “Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Балалар өчен “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән стенд буенча шагыйрьнең балалар өчен иҗаты, тормышы турында сөйләнде. Балалар өчен язылган китаплары белән таныштык, шигырьләрен кычкырып укыдык.