Престольный праздник «Тройсын»
Югары Баграж авылында традиция буенча авылның Престол бәйрәме Тройсын үтте. Бәйрәм борыңгы керәшен җыруы астында Тройсынның символы булган каен агачы алып керү белән башланып китте. Бәйрәмдә борынгы керәшен җырулары яңгырады, биюләр биелде, уеннар уйнатылды. Онытылып барган йолалар искә төшерелде.