Верхне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 36

митинг

Югары Баграж авылында һәйкәл янында Бөек җиңү көненә багышланган митинг булды. Бәйрәмгә сугыш чоры балалары, авыл халкы, мәктәп укучылары килде. Бәйрәм белән тәбрикләп авыл җирлеге башлыгы П.Н. Минеев сүз алды. Сарсаз –Баграж мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән монтаж күрсәтелде. Т. Миронова, Ф. Әхмәтова сугыш турында үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды.