танып белу сэгате
Кешенең галәмгә очуына 60 ел тулды. 1961 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырылган “Восток-1” Космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше- очучы косманавт Юрий Алексеевич Гагарин. Шул уңайдан китапханәдә “Галәм киңлегенә сәяхәт исемендә танып – белү сәгате үткәрелде. Чарада беренче косманавт Ю.Гагарин, иң беренче косманавт хатын-кыз В.Терешкова, иң беренче космоска очкан этләр турында, галәм киңлегендә булган планеталар, шулай ук косманавт һөнәре турында сөйлэштек.