Верхне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 36

фестиваль конкурс

27 мартта Югары Баграж китапхпнәсендә “Сәламәтлек- яшәу рәвешебез” район күләмендәге фестиваль-конкурс оештырылды. Чарада балалар “Чистафета” театральләштерелгән тамаша уен элементлары белән күрсәттеләр. Чисталык һәм шапшаклык үзләренә командалар җыеп төрле спорт ярышларында, уеннарда көч сынаштылар. Ахырда шапшаклык сәламәт яшәү өчен чисталык, гигена таләпләрен үтәргә, спорт белән шөгылләнергә кирәклеген аңлады.

  “Саулык- зурлык байлык” дигән китап күргәзмәсе сәламәт яшәү рәвеше турында китапханәче сөйләде. “Дару үләннәре күргәзмәсендә дару үләннәре җиләк- җимешләр, үлән чәйләре барысын да кызыксындырды.

  Сәламәтлек өчен кирәк булган киңәшләрдән торган буклет, “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дип исемләнгән плакат ясалды, бәйрәмебез балалар көче белән әзерләнгән “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда”- флешмобы белән тәмамланды. Үзәк китапханә методисты О.Руди катнашучыларга, оештыручыларга җылы сузләрен, изге теләкләрен җиткерде.