литературный час
Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан китапханәдә “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарада 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларга татар теле, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф- гадәтләребезгә тукталды. “И туган тел, и матур тел” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичәдә мәкальләр, сынамышлар әйтелде, табышмакларга җаваплар тыңланды.