әдәби кичә
Укучыларны керәшен халкының милли культурасы һәм милли киемнәре белән таныштыру максатыннан әдәби кичә үтте. Чарада керәшеннәрнең берсеннән- берсе матуррак борынгы киемнәре, тәңкәле калфаклары, хаситәләре, чүпләмле сөлгеләре һәм башка бик күп киемнәре турында сөйләштек. Хатын- кызларның бизәнү әйберләре белән таныштык. Кичәдә катнашучы кызлар милли киемнәр киеп керәшен халкына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.