тематик сәгать
“Китаплы җәй” проекты буенча китапханәдә балалар белән эшләү дәвам итә. “Минем яраткан әкият героем” исемле чара үтте. Чарада балалар белән әкиятләр кычкырып укыдык. Үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр. Соңыннан әкият геройларының рәсемнәрен ясадык. Аннары истәлеккә фотога тоштек. Вакытны бик күңелле үткәрдек.