Митинг
8 май көнне Һәйкәл янында сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алу өчен митингка җыелдык. Тантанада район җитәкчелегеннән вәкил Рахматуллин Р.К., авыл җирлеге башлыгы Гадершин И.Н. катнашты. Яу кырында ятып калган авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык. Җыелган тыл ветераннарыбызга укучылар, балалар бакчасы балалары, авылыбыз үзешчәннәре матур җырларын һәм шигырьләрен бүләк иттеләр.