Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Мәгълүмат сәгате

28 март көнне балалар бакчасы балалары "Балалар китабы атналыгы" уңаеннан авыл китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче, китапханәдә китапларны урнаштыру тәртибе белән таныштырды, аларга күзәтү ясады.Төрле рәсемнәр төшкән матур бизәлешле китаплардан "Китап-дөньяны танып белергә ачкыч" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә балаларны үзенә җәлеп итеп торды.Быел 1 сыйныфка укырга керүче балалар китаплардан шигырьләр укып, үзләренең укуга әзерлекләрен күрсәттеләр.