Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Акция

   Сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, әйләнә-тирәдәге матурлыкны таный ала, җәмгыять тормышында актив катнаша, тормыштан ямь таба, шаяра, уйный, көлә, хыяллана, хыялын тормышка ашыра ала.Чыбыклы авыл китапханәсендә "Сәламәт булыгыз!" дип исемләнгән чара булды.Кичәдә балалар, мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Кичәне балалар бакчасы балалары физкультура турында шигырьләр һәм "Нәниләргә физкультура", "Чебиләр зарядкасы" биюләре белән ачып җибәрделәр.Мәктәп укучылары "Һәр эштә чама бел" дигән театрдан өзек күрсәттеләр. Рания Гатауллина һәм Ксения Винкова гимнастика ясадылар. Шәфкать туташы Рәхимә Файрушина яшьләр арасында төрле авырулар булуын, начар кешеләр йогынтысына бирелмәскә өндәде. Китапханәче "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән презентация күрсәтте. Балалар викторина сорауларына да бик дөрес итеп җавап бирделәр.