Очрашу
22 февраль көнне китапханә һәм балалар бакчасы берләшеп, 2019 ел Татарстан Республикасында "Эшче һөнәрләр" елына карата "Һөнәр сайлау - мөһим эш" дип аталган очрашу үткәрдек. Анда төрле һөнәр ияләре: авыл җирлеге башлыгы, механизаторлар, терлекче, укытучы, хат ташучы, сатучы һ.б. хезмәт ияләре җыелды. Алар һәрберсе үзенең хезмәте турында кыскача гына сөйләп китте. Балалар бакчасы балалары аларга үзләренең матур җырларын һәм биюләрен башкардылар. Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Килгән кунакларга балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.