Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Мавыктыргыч уен

21 февраль көнне китапханәдә Халыкара туган тел көненә карат "И туган тел, и матур тел" дип аталган мавыктыргыч уен үткәрдек. Туган тел көненең кайчан һәм ничек барлыкка килүен балаларга аңлаттык. Алар белән татар халык иҗатына кагылышлы уеннар уйнадык. Балаларның үзләренә әкиятләр укыттык. Кичәбезне Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык. "Татар теле - туган телем" дип аталган китап күргәзмәсе төзедек.