Китап презентациясе
20 декабрь көнне сәгать 10.00 да китапханәдә Гөлсинә Галимуллинаның "Ай күлгә сыенганда" китабын тәкъдим итү булды. Анда авылыбызның төрле яшьтәге китап укучысы катнашты. Китапханәче китапның эчтәлеге белән кыскача гына таныштырып үтте һәм китап укучыларга китапны укып чыгарга дигән тәкъдим ясады.