Китап презентациясе
29 октябрь көнне сәгать 10.00 да китапханәдә Гөлсинә Галимуллинаның "Ефәк кульяулык" китабын тәкъдим итү булды. Китапханәче башта китап укучыларны язучының биографиясе белән таныштырып чыкты. Аннары китапның эчтәлегенә тукталды. Анда төрле яшьтәге китап укучы җыелган иде. Аларга китапның эчтәлеге бик ошады. Алга таба да шундый очрашулар булсын дип таралыштылар.