Әңгәмә
27 октябрь көнне сәг.10.00 да китапханәдә комсомолның 100 еллыгына карата үсеп килүче яшьләр белән "Яшьләр хәрәкәтенең тарихы" дип аталган кичә үткәрдек. Анда авыл җирлеге башлыгы Илфат Нуриәхмәт улы да катнашты. Кичәне китапханәче Рузия Гадершина алып барды. Алар яшьләргә комсомолның кайчан барлыкка килүен һәм кайчан таркалуын сөйләделәр. Үзләренең комсомол булган вакытларын искә төшереп киттеләр. Соңыннан шул темага карата презентация карадылар.Китапханәдә "Комсомол ил тарихында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды.