Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Кычкырып уку сәгате

10 сентябрь көнне "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче балалар белән бакчада "Лев Толстой балаларга" дигән исем астында кычкырып уку сәгате узды. Китапханәче һәм балалар бакчасы тәрбиячесе балаларга язучы турында бай мәгълүмат җиткерделәр."Слива төше" хикәясен һәм "Өч аю" әкиятен кычкырып укыганнан соң фикер алышу максатыннан балалар үзләренең фикерләрен җиткерделәр.