Уен-йолаларга карата әңгәмә
29 июнь көнне китапханәдә татар халык иҗатына карата әңгәмә үткәрдек. Шуларның берсе - табышмакларга тукталдык. "Табышмак әйтәм,тап!" уены уйнадык. Балаларга табигать, җәнлекләр, кошлар, хайваннар, җиләк-җимеш турында табышмаклар әйттек. Иң күп җавап биргән ике укучыга бүләк тапшырдык. Алар: 8 сыйныф укучысы Рания Гатауллина һәм 7 сыйныф укучысы Айдар Седовлар булды.