Балалар Сабантуе
28 июнь көнне Сабантуй була торган урында мәктәп яны лагерына йөрүче мәктәп укучылары белән Сабантуй үткәрдек. Анда төрле ярышлар булды: әйбер кисү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык белән йөгерү һ.б. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар. Һәрбер уенда катнашкан балага бүләкләр бирелде. Сабантуе бик күңелле узды.