Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Ветераннар белән очрашу

8 май көнне һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата ветераннар белән очрашып сугышта һаләк булучыларны искә алдык.Аны авыл җирлеге башлыгы ачып җибәрде.Ул сугышта һаләк булучыларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.Укучылар ветераннарыбызга сугыш турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар.Мәктәпкә кереп, чәй өстәле янында бәйрәмебезне дәвам иттек.Авылыбызның үзешчән артистлары үзләренең матур җырларын ветераннарыбызга тәкъдим иттеләр. Китапханәдә "Җиңүгә илткән юллар" дип аталган китап күргәзмәсе төзедек.