Әңгәмә
18 апрель көнне китапханәдә Мәгариф елына карата "Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын,укытучым!" дип аталган әңгәмә үтте. Анда татар теле һәм әдәбияты,география укытучысы Лилия Фәнил кызы Әхмәтҗанова, авыл җирлеге башлыгы катнаштылар."Укытучы,синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям..." дигән китап күргәзмәсе төзедек. Укытучыбыз,Лилия Фәнил кызы башта үзенең мәктәп елларын, кайда укуын һәм Мөслим якларыннан Зәй районы Чыбыклы авылына ничек килеп эләгүен, ничәнче елдан укытучы булып эшләвен, һәм үзенең эшен бик яратуын сөйләде.Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Һәрбер сорауга укытучыбыз бик теләп һәм аңлаешлы итеп җавап бирде. Аңа китапханәгә килгәне өчен зур рәхмәтебезне җиткердек.