Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Китап тәкъдир итү

26 март көнне китапханәдә Гөлсинә Галимуллинаның "Күгәрчен оя корганда" китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Анда укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, сыер савучылар, пенсионерлар һәм башка тармакта эшләүче китап сөючеләр катнашты. Китапханәче Рузия Гадершина авторның биографиясе һәм китапның кыскача эчтәлеге белән таныштырды. Китапны укыган китап сөючеләр китап турында үз фикерләрен җиткерделәр һәм китапны һичшиксез укып чыгарга кирәклеген әйттеләр. Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Тагын шундый очрашулар көтеп калганнарын әйтеп китап укучылар китапханәдән таралыштылар.