Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Әдәби кичә

   21 нче февраль- Халыкара туга тел көне. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан үткәрелә. Югары сыйныф укучылары белән мәктәптә "И туган Тел, и матур тел" дип аталган әдәби кичә үткәрдек. Әлеге кичәдә укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар. Туган телләребезне яратыйк, саклыйк!