Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Әдәби сәгать

   Дөнья поэзиясе якты йолдызларга әверелгән шагыйрьләр күп түгел. Габдулла Тукай шулар арасында аеруча якты балкып яна торганы. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгы уңаеннан, татарстанда "Тукайны бергә укыйбыз" проекты старт алды. Шул проектны дәвам итеп, Тукайның иҗатын, тормышын балаларга җиткерү максатыннан "Салават күпере" балалар бакчасы балалары белән "Тукай әкиятләрен укыйбыз" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек. Бу чарада балалар өчен Габдулла Тукайның матур әкиятләрен "Кәҗә белән сарык, һәм "Бала белән күбәләк" шигырьләрен укыдык.