Батырлык сәгате
Башлангыч сыйныф укучылары белән патриот шагыйрь, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап "Муса Җәлил-һаман безнең арада!" дип аталган батырлык сәгате үтте.Укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗады, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы белән таныштырдык. Укучылар М.Җәлилнең тирән мәгънәле "Карак песи", "Куян", "Бер егет" һ.б. шигырьләрен укыдылар.