Илең турында уйла
16 февраль көнне сәгать 10.00 дә авыл китапханәсендә балалар бакчасы балалары белән герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга карата «Илең турында уйла» дип аталган шигырь бәйрәме үткәрдек, «Сөйде халык бу шагыйрен» дигән китап күргәзмәсе төзедек. Балалар Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр һәм «Герой шагыйрь Муса Җәлил» дигән җыр башкардылар.