Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Әкият кичәсе

   Мәктәптә Рабит Батулланың туган көненә багышланган әкият кичәсе үтте. Рабит Батулла татар мәдәниятендә аерым һәм күренекле шәхес. Күп кенә әкиятләр авторы, тәрҗемәче һәм Корьән тәфсире, актер, режиссер, телевидение алып баручысы. Кичә өчен Р.Батулланың балалар әкиятләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар язучының биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштылар. Язучының балалар өчен язылган әкиятләреннән өзекләр укыдылар.