Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Тематик кичә

   Китапханәдә Әниләр көненә карата "Дөнья әни белән башлана" дип аталган тематик кичә үтте. Кичәгә бүгенге көндә махсус операциядә хезмәт итүче егетләрнең әниләре чакырылды. Кичә чәй устәле артында концерт программасы белән үрелеп барды. Үзешчән җырчыларыбыз Гөлнара Биккинина һәм Лилия Нафикова әниләребезгә үзләренең матур җырларын башкардылар. Аларны авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, СМП "Нефтегаз" генераль директоры ярдәмчесе Т.В.Воропаева котлады һәм бүләкләр тапшырдылар. Кичәне китапханәче Рузия Гадершина алып барды.