Тематик кичә
РФ Президетны В.В.Путин 2023 елны "Педагог һәм остаз" елы итеп игълан итте. Бу карар педагогның югары статусын тану һәм алар башкарган эшнең мөһимлеге турында сөйли. Укытучылар көне-яшь буын укытучысы һәм хөрмәт иткән һәркем өчен иң җылы, күңелгә үтеп керерлек бәйрәмнәрнең берсе. 5 октябрь көнне Чыбыклы авыл мәктәбенә хезмәт ветераннары, хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучылар, укучылар һәм укытучыларга рәхмәт хисләре белдерүчеләр, бәйрәм шатлыгын уртаклашучылар җыелды.