Митинг
6 май көнне Чыбыклы авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг үтте. Тыл ветераннарын, сугыш елында туган өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин һәм районнан килгән вәкил Әминә Муллануровна котладылар, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Өлкәннәребез бабаларыбыз истәлегенә венок куйдылар. Җыелган халык дөньяларыбыз тынычлансын дигән уй белән өйләренә таралыштылар.