Рәхмәт көне
Чыбыклы авыл мәдәният йортында мобилизациягә киткән егетләрнең әти - әнилдрен, мобилизациягә киткән егетләребезгә ярдәм кулы сузган авылдашларыбызны коймак - чәй белән сыйладык. Анда авылыбызның имам - хатибы Галәлетдин хәзрәт тә катнашты һәм егетләребезнең исән - сау кайтуларын теләп дога, сүрәләр, вәгазь укыды.