Шигърият сәгате
22 февраль көнне Туган тел көне уңаеннан китапханәдә "Ач, шигърият, серләреңне" дип аталган шигърият сәгате үтте. Балалар бакчасы тәрбиячесе балаларга туган тел турында Г. Тукай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин шигырьләрен укыды. Балалар да Туган тел турында үзләре белгән шигырьләрен сөйләделәр.