Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Тематик кичә

   Китапханәдә балалар бакчасы коллективы белән берлектә мобилизациягә киткән егетләрнең әниләренә "Әниләр җирнең кояшы"дип аталган тематик кичә үткәрдек. Алар өчен авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, Биккинина Гөлнара, Фәйрүзә Файрузова иң матур җырларын башкарсалар, балалар бакчасы балалары матур шигырьләрен һәм биюләр башкардылар.Балалар үз куллары белән тынычлык кошы күгәрчен һәм бүләкләр ясап тапшырдылар. Соңыннан чәй өстәле артында авылыбызның абыстае Гөлсәрия апа Хөснуллина мобилизациягә киткән барлык егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп дога һәм корьән сүрәләре укыды.