Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Мәгълүмат сәгате "Юл хәрәкәте кагыйдәләре"

  16 ноябрьдә "Салават купере" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында китапханәче "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" дигән мәгьлүмати сәгать үткәрде. Шигырь формасында китапханәче балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды, светофор, җәяүлеләр кичүе,зебра нәрсә икәнен һәм юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Ахырда балалар юл хәрәкәте турында шигырьләр сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балалар рәсемнәр ясадылар.