Мәгълүмат сәгате
24 июнь көнне китапханәдә Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә карата "Спортка әйе, наркотикларга юк!" дип аталган мәгьлүмат сәгате үтте. Мероприятиянең максаты укучылар арасында наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару; наркотикларга карата нәфрәт хисе тәрбияләү. Балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Балаларга начар кешеләр йогынтысына бирелмәскә кирәклеген аңлаттык. Китапханәдә китап күргәзмәсе төзеп куелды. Чарада авыл җирлеге башлыгы И.Н.Гадершин катнашты һәм балаларга наркоманиягә каршы үз фикерләрен җиткерде.