Яз шагыйре Габдулла Тукай
26 апрель көнне сәгать 13.30 да авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап “Яз шагыйре Габдулла Тукай” дип аталган шигырь бәйрәме үткәрдек, шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзедек. Балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәче Тукайга багышланган сораулар бирде. Аларга Тукай иҗаты буенча презентация күрсәттек. Шулай ук балалар бакчасы балалары да китапханәгә кунакка кереп үзләренең өйрәнгән Тукай абыйлары язган шигырьләрен сөйләделәр. Укучылар белән “Без - Тукай оныклары” дип аталган рәсем конкурсы үткәрдек. Кичәбезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Соңыннан балаларга бүләкләр тараттык.