Митинг
8 май көнне һәйкәл янында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Күңелләрдә мәңге уелган җиңү" дип аталган митинг үтте. Тыл ветераннарын авыл җирлеге башлыгы Илфат Нуриахметович котлады, мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре ветераннарыбызга үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Мәңгелек һәйкәлгә ветераннарыбыз винок куйдылар.