Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Китап – белем чишмәсе

Китапханәдә «Китап – белем чишмәсе» дип аталган викторина үткәрдек. Максатыбыз балаларны китап укуга кызыксыну уяту, китапка сакчыл караш тәрбияләү иде. Викторинада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар портретлар буенча язучыларны танып белергә тиеш иде, мәкальләрнең башын мин әйттем алар ахырын әйтеп бетерергә тиеш иде, шулай ук китаплар турында сорауларга җаваплар бирделәр.