Патриотик сәгать
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм 4 ноябрь халыклар бердәмлеге көненә карата "Без төрле.Без бергә дип аталган патриотик сәгать үткәрдек. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра.Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер - беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык...