Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Шигъри мизгелләр

  Авылдашыбыз, Алия Зартдинованың туган як турында язган шигырен тәкъдим итәбез:

Авылкаем.

Син бит минем күңелемдә

Якты шәм булып янган.

Матурлыгың, ахры, җирдә

Могҗизадан бит яралган!

Кочагымда җилләр тыны...

Тукталдым...тып-тын калып...

Авылкаем! Кайттым сиңа

Йөрәгемә моң салып...

Яшел үзән, тугайларың...

Әле чабар хәлем бар!

Ялкынланып сөяр өчен,

Җанга якын ярым бар!

Йөри әле болыннарда

Кояшлы сукмаклардан...

Сандугачлар биек очкан,

Хуш исле урманнардан!

Моңсуланды кичке күкләр,

Хыялларга чумган чак...

Моңлы кичтә сихри авыл

Күңелдә кала һәрчак!

Күзен кысып уйный кебек,

Төнге күктә йолызлар.

Йөрәгемнән үткән яшьлек!

Еракта кайтавазлар...

Сагындыра...