Өлкәннәрне котлау
1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, балалар бакчасы балалары белән авылыбызның өлкән буын кешеләрен өйләренә барып бәйрәм белән котладык. Балалар аларга үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Өлкәннәребез рәхмәтләрен җиткереп озатып калдылар.