Ягез, әле кызлар
6 март көнне кичке сәгать 6.00 “Ягез, әле кызлар! дип аталган конкурс үткәрдек, «Хатын-кыз гаиләнең көзгесе” дигән китап күргәзмәсе төзедек”.Конкурста катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле өлкәдә күрсәттеләр: сыер да саудылар, бәрәңгедә җыйдылар, балаларына бишек җырларын да җырлап йоклаттылар. Кичә бик күңелле үтте. 3 команда да уеннарда бик актив катнаштылар. Урын билгеләве дә бик авыр булды. Җиңүче дип 9 сыйныф кызлары билгеләнде. Алар җитезрәк булып чыктылар. Уенда катнашучыларга барсына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.