Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Сөйде халык бу шагыйрен

15 февраль көнне сәгать 10.00 дә авыл китапханәсендә балалар бакчасы балалары белән герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга карата «Сөйде халык бу шагыйрен» дип аталган шигырят бәйрәме үткәрдек, китапханәгә «Илең турында уйла» дигән китап күргәзмәсе төзеп куйдык. Балалар Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр һәм «Герой шагыйрь Муса Җәлил» дигән җырга кушылып  җырладылар.